Архив за день: 10.06.2024

Сабантуй-2024

Сабан туе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме.
Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган бәйрәм дә ул.
09 июнь көнне Кадер авыл җирлегендә дэ бик күңелле итеп бәйрәм үтте.
Милли бәйрәмебезне оештыруда ярдәм күрсәткән барлык спонсорларга да чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез
Бэйрэмне ямьлэп чакырылган махсус кунаклар Гузэл Ахмэтова, Ильфир Балагутдинов чыгыш ясадылар. Сабантуй белэн территориаль сайлау участкосы председателе Вадим Раисович Фаткулбаянов, Кадер авыл хакимияте башлыгы Айдар Рамилович Галимов хэм М.Горький исемендэге хужалык башлыгы Мансур Хамитович Ахметовлар тэбриклэп уттелэр. Кыр батырларына, Атайсал программасында акитив катнашучыларга грамоталар, истэлекле булэклэр тапшырылды. Шулай ук торле уеннар уйнатылды, жинучелэргэ булэклэр тапшырылды.
Барыгызга да саулык сәламәтлек телибез. Илләребез тыныч, күкләребез аяз, игеннәребез мул булсын!