“Яшәү өчен”

Сезнең буын – сугыш балаларын
Сабый килеш сугыш имгәтте
Ал таңнарны, балачакны урлап
Авырлыкка, эшкә өйрәтте.
Тыл һәм хезмәт ветераннары – тормышның ачысын да, төчесен дә татыган кешеләр.Ачлыгын да, ялангычлыгын да күргәннәр. Ата назы да,сөюүе дә күпләргә насыйп булмаган.
7 Май көнне Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылап, китапханәче Маликова Зәйтүнә мәктәп укучылары белән хезмәт ветераны Нәбиева Гөлсимә апа белән очрашу оештырды. Кичәне “Яшәү өчен..”дип атадык. Туган ил өчен, безнең бүгенге тормышыбыз, бәхетле язмышыбыз өчен зур көрәштә азатлык алган хөрмәтле ветераннарыбызга зур рәхмәтлебез, аларны онытырга тиеш түгелбез.
Гөлсимә апа сугыш вакытын, балачагын сөйләгәндә балаларны тетрәнде дә, горурландырды да. Бу очрашу да балалар үзләре дә, китапханәче дә шигырьләр сөйләделәр,җырлар башкардылар,гармунда да уйнап карадык. Шушындый фәһемле дә, кирәкле дә очрашу өчен Гөлсимә апага олы рәхмәтебезне әйтеп саубуллаштык. Күгебез аяз, тормышыбыз якты булсын.
Набиева ГульсимаН.Г