Хезмэт ветераны белэн очрашу

6 Май көнне Кадер авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышлап “Сугыш урлаган балачак” дигән баш астында үткән әдәби- тематик кичәгә хезмәт ветераны Фәнил абый Маликов чакырылган иде. Аңа сүз бирелеп, ул балачагын искә алды, балаларны бүгенге тыныч көннәрнең кадерен белеп, аны киләчәктә дә сакларга чакырды. Китапханәче укучылар белән дәһшәтле сугыш елларында фашизмга каршы яуда башларын салган яугирләрне искә алып, чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр, җырлар, шигырьләр аша данладылар.