Сабан туе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме.
Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган бәйрәм дә ул.
11 июнь көнне Кадер авыл җирлегендә дэ бик күңелле итеп бәйрәм үтте.
Милли бәйрәмебезне оештыруда ярдәм күрсәткән барлык спонсорларга да чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез🙏
Бэйрэмне ямьлэп чакырылган махсус кунаклар Марат Шайбаков, Раиль Уметбаев, Зирина Адиятуллина, Рамзиль Нигматуллиннар чыгыш ясадылар.
Барыгызга да саулык сәламәтлек телибез. Илләребез тыныч, күкләребез аяз, игеннәребез мул булсын🙏🙏🙏