К году экологии

28.03.2017 Илеш районы китапханәчеләре арасында үткәрелгән экологик фестивальдә катнашып Кадер авыл китапханәсе 23 март көнне Л.Якшыбаеваның “Сылу карагач”хикәясен сәхнәләштереп күрсәтте.Китапханәче Зәйтүнә Маликова языучының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, кичәне алып барды.Үзэшчән артисларыбыз Резеда Нуреева(Миңзифа),Айбулат Давлетов(Хантимер),Алия Ахмадиярова(Катя),Радамир Минниахметов(Галинур) рольләрен зур тырышлык белән оста итеп башкарды.Табигатьнең көч-кодрәте кеше тормышында нинди роль уйнавын,аның нинди зур бүләк икәнен автор бигрәк матур аңлаткан .Театраллаштырылган күренешләрдә катнашып,тамашачылар йөрәгенә ачкыч таба белүче укучыларга бик зур рәхмәт әйтеп,уңышлар телисе кала.Театр сәнгатен үз иткән дуслар булганда авылның киләчәге якты булыр.
Экология2Экология3
Экология 4Экология елы
Кичэдэн куренеш